САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – редис һәм сельдерейдан салат

Сезгә редис һәм сельдерейдан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - редис - 5 данә; - сельдерей - 1 сабак; - туралган әчтерхан чикләвеге - 2 аш калагы; - сарымсак мае - 2 аш калагы; - лимон согы - 2 аш калагы; - бал - 1 чәй калагы; - яшь...

Сезгә редис һәм сельдерейдан салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- редис - 5 данә;

- сельдерей - 1 сабак;

- туралган әчтерхан чикләвеге - 2 аш калагы;

- сарымсак мае - 2 аш калагы;

- лимон согы - 2 аш калагы;

- бал - 1 чәй калагы;

- яшь сарымсак - 1 тырнак;

- кара борыч - тәм буенча;

- тоз - 1 чеметем;

- петрушка - 1 сабак.

Редисны эрене сайлыйбыз. Корея салатлары өчен угычта уабыз. Сельдерейны нечкә итеп турыйбыз. Әчтерхан чикләвекләрен ваклыйбыз.

Кабак мае, лимон согы, бал һәм сытылган сарымсактан соус ясыйбыз. Тоз, борыч сибәбез.

Мискедә сельдерей белән редисны бутыйбыз, соус һәм чикләвек сибәбез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев