Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак-кукуруз боткасы
Сезгә кабак-кукуруз боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз ярмасы; - кабак; - шикәр; - тоз. Кукуруз ярмасын юдыртабыз һәм салкын суга 2 сәгатькә салабыз (төнгә калдырсагыз да була). Ярманы суда тоту ботка пешерү вакытын күпкә кыскарта. Бераз тозлы суда яңа яки катырылган кабак кисәкләрен 5 минут пешерәбез. Тәм...
Сезгә кабак-кукуруз боткасы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- кукуруз ярмасы;
- кабак;
- шикәр;
- тоз.
Кукуруз ярмасын юдыртабыз һәм салкын суга 2 сәгатькә салабыз (төнгә калдырсагыз да була). Ярманы суда тоту ботка пешерү вакытын күпкә кыскарта.
Бераз тозлы суда яңа яки катырылган кабак кисәкләрен 5 минут пешерәбез. Тәм буенча шикәр салабыз.
Кәстрүлгә әзерләп куелган кукуруз ярмасын салабыз һәм, вакыт-вакыт бутап, 5-7 минут пешерәбез.
Кәстрүлне уттан алабыз, каплыйбыз һәм 5-7 минут тотабыз. Боткага куертылган сөт, бал, туңдырма яки сироп салырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев