САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләкле-карлыганлы "Малинад"

Сезгә җиләкле-карлыганлы «Малинад» рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кура җиләге - 1 стакан; - кызыл карлыган - 1 стакан; - алма - 1 данә; - көрән шикәр - 3 аш калагы; - су - 1 стакан; - бөтнек - 2 сабак. Шикәрне кәстрүлгә салабыз һәм су өстибез. Кайнатабыз һәм...

Сезгә җиләкле-карлыганлы «Малинад» рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- кура җиләге - 1 стакан;

- кызыл карлыган - 1 стакан;

- алма - 1 данә;

- көрән шикәр - 3 аш калагы;

- су - 1 стакан;

- бөтнек - 2 сабак.

Шикәрне кәстрүлгә салабыз һәм су өстибез. Кайнатабыз һәм уттан алабыз. Суытабыз.

Җиләкне барлыйбыз, юабыз. Стаканга салабыз.

Блендерда җиләк пюресы ясыйбыз.

Алманы юабыз, чистартабыз, уабыз.

Алма массасын марляга салабыз һәм кулдан сок сыгабыз. Шулай ук марля ярдәмендә җиләк пюресыннан сок ясыйбыз.

Алма-җиләк согы салынган стаканга суытылган шикәр сиробы өстибез.

Стаканга боз шакмаклары салабыз һәм безнең «Малинад»ны салабыз.

Җиләк һәм бөтнек яфраклары белән бизибез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев