Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә белән кыздырылган бәрәңге
Сезгә гөмбә белән кыздырылган бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: -бәрәңге - 5 данә; - зур суган - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - гөмбә - 300 грамм; - май - нинди булса да ярый; - тоз, борыч - тәм буенча. Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам...
Сезгә гөмбә белән кыздырылган бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
-бәрәңге - 5 данә;
- зур суган - 1 данә;
- сарымсак - 1 тырнак;
- гөмбә - 300 грамм;
- май - нинди булса да ярый;
- тоз, борыч - тәм буенча.
Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам формасында турыйбыз, табага салабыз.
Гөмбәләрне яртыга бүләбез, суганны ярымбоҗра формасында нечкә итеп турыйбыз. Бәрәңгене әйләндермичә, асты алтын төскә кергәнче кыздырабыз. С
уган һәм гөмбә салабыз, бутыйбыз. Тоз, борыч сибәбез, 5 минуттан тагын бутыйбыз, сарымсак өстибез һәм әзер булганчы кыздырабыз.
Тозлы кыяр яки кәбестә белән табынга бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев