САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – эремчек пилмәне

Сезгә эремчек пилмәне рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 2 литр; - эремчек - 200 грамм; - йомырка - 1 данә; - каймак - 2 аш калагы; - тоз - тәм буенча. Камыр буенча: - он - 1 стакан; - йомырка - 2 данә; - шулпа - 1...

Сезгә эремчек пилмәне рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- су - 2 литр;

- эремчек - 200 грамм;

- йомырка - 1 данә;

- каймак - 2 аш калагы;

- тоз - тәм буенча.

Камыр буенча:

- он - 1 стакан;

- йомырка - 2 данә;

- шулпа - 1 аш калагы;

- тоз - тәм буенча.

Эремчекне иттарткычтан чыгарабыз. Йомырка, каймак, тоз салып, эчлек әзерлибез.

Токмач камыры кебек итеп камыр басабыз.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Җәемне, токмачныкы белән чагыштырганда, калынрак итеп итеп җәябез һәм 6-7 сантиметр диаметрдагы түгәрәкләргә кисәбез.

Әзер эремчекне түгәрәк уртасына салабыз һәм түгәрәкне икегә бөклибез. Кырыйларын ябыштырып бөрәбез.

Суны кайнатып, тоз өстибез. Пилмәннәрне кайнап торган шулпага салабыз.

Пешеп чыккач, пилмәннәрне судан сөзеп алабыз.

Табынга кайнар килеш шулпасы белән бергә чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев