САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртүчеләрне зур штрафлар да куркытмый

.

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, исерек машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре, аларда зыян күрүчеләр арта бара. Авария ясамаган очрак-та да алар юлларда күпме куркыныч ситуация тудыралар, хәвеф өстиләр, якыннарына күпме күңел ярасы салалар.

Район судыннан алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан алып 1 августка кадәр судта 4 җинаять эше каралган. Әхмәтҗанов, Гарипов, Хәмидуллин, Мәүләвиев фамилияле машина йөртүчеләр өчен машина руле артына бер тапкыр исерек килеш утыру җитмәгән, алар икенче тапкыр юл хәрәкәте инспекторларына руль артында исерек килеш эләккәннәр. Аларның дүртесенә дә җинаять эше ачылган һәм алар район суды карары буенча төрле сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп ителгән, 1, 3,6, 2, һәм 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр.Ә җәмәгать судьяларының 1 нче һәм 2 нче участокларында 8 айда барлыгы исерек машина йөртүчеләргә кагылышлы 89 административ эш каралган. Мондый төр җинаятьләр өчен алар 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр һәм 30 мең сум күләмендә штраф түлиләр.

 

Зөлфия Шәрипова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев