Җәмгыять

Машина тәгәрмәчләрен кышкы резинага алмаштырыр вакыт кайчан җитәр

Тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштырырга кирәк! Җәйге тәгәрмәчләр белән йөрергә ярамый.

 

Тәгәрмәчләрне кайчан алмаштырырга соң?

Белгечләр бу эшне календарьга карап түгел, ә һава торышының нинди булуыннан чыгып башкарырга киңәш итә. Әгәр дә төнге һәм көндезге температура уртача +7дән артмый икән, җәйге резинаны кышкыга алмаштырырга кирәк.

Билгеле булуынча, хәзер декабрь аеннын башлап, февраль ае тәмамланганчы кышкы тәгәрмәчтә генә йөрү турында закон да бар. Әлбәттә, иң мөһиме - хәвефсезлек.

Кышкы һәм җәйге тәгәрмәчләр резина структурасы буенча да, сырлары (протектор) һәм энәләре белән дә аерыла.

Тәгәрмәчләрне вакытында алмаштырыгыз, исән-сау йөрегез!

 


Нет комментариев