Мартта — 11 ял көне: Татарстанлыларны озын яллар көтә
Март аенда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче Татарстан халкы берьюлы ике тапкыр озын ял итәчәк.
Беренче яллар Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйле. 8 март якшәмбегә туры килгәнгә, ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. Шулай итеп, беррәттән өч көн ял итеп булачак – 7, 8 һәм 9 март.
Икенче өч көнлек «каникуллар» татарстанлыларны 20-22 март көннәрендә көтә. Ураза бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, 20 март, дүшәмбе, эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде. Аңа кадәрге җомга, 19 март, республикада кыскартылган эш көне булачак.
Нәтиҗәдә, язның беренче аенда 11 ял көне һәм 20 эш көне булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев