Март бәйрәмнәрендә сарманлылар дүрт көн ял итәчәк
Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 нчы мартка күчерделәр. Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел 8 март...
Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 нчы мартка күчерделәр.
Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.
Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде.
Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9, 10 һәм 11нче март көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай ук 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/26/158739/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев