Марат Әхмәтов парламент дәресендә катнашты
Бүген районыбызга эшлекле визит белән килгән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзәкләштерелгән район китапханәсендә үткәрелгән парламент дәресендә катнашты.
Районыбызның китап сөюче балалары аны шигырь юллары белән каршы алдылар. Соңыннан кунаклар китапханә белән таныштылар, аның музеенда булдылар, парламент дәресендә катнаштылар. Марат Әхмәтов укучыларга туган телебезнең әһәмияте һәм аның матурлыгы хакында сөйләде, аны яратырга чакырды. Районыбыздан тугыз Габдулла Тукай премиясе ияләре чыгуны «зур горурлык» дип бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев