САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Марафончы Фәнис Фәретдинов чираттагы йөгерештә катнашты

-

Райондашыбыз Фәнис Фәретдиновның спорт өлкәсендәге уңышлары хакында без даими язып барабыз. Ул ерак дистанцияләргә йөгерү буенча көчен сынап, матур күрсәткечләргә ирешә килә. Шушы көннәрдә Сарман егете унынчы Казан марафонында катнашты. Башкалабызда узган Рәсәй Чемпионатында 3, 10, 21 һәм 42 километрга ярышлар үткәрелде. Хәбәр итүләренчә, аларда 30 меңгә якын спортчы катнашкан.
— Чит илдән килгән йөгерешчеләр дә күп булды. Икесе Кениядән килгәннәр иде. Мин 21,97 километр дистанцияне үттем. Әлеге араны 1 сәгатьтә 39 минутта уздым. Соңгы араларда авырып тору сәбәпле, ике атнадан артык тренировкаларга да чыга алмаган идем, шулай да сынатмадым, дип уйлыйм. Барысы да яхшы үтте, — дип хәбәр итте безгә Фәнис.
Без спортчы егетебезгә киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев