Түбән Бикмәт авылында яшәүче Шәехов Мансур Шәехзаман улына бүген 95 яшь тулды.
Олуг юбилее белән хезмәт ветеранын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Коммунистик Хезмәт ударнигы, Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, тагын күпсанлы медальләр иясен Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов та тәбрикләде. Кичә балалары, оныклары да кайтканнар, күңел җылысы бүләк иткәннәр.
- Мансур күргәннәрне роман итеп язарлык. Авырлыклар күп кичергән, бик яшьли ятим калган. Ә менә тырышлыгы, хезмәт сөюе белән ул һәрвакыт үрнәк булды, - диде 68 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше – “СССРның халык мәгарифе отличнигы” Гөлсинә апа.
Бу хакта тулырак газетабызның 2026 елгы санында укыгыз.
Нет комментариев