Мәктәпкә кабул иткәндә баланың гражданлыгын раслау тәртибе билгеле
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап биреп, балаларны мәктәпкә кабул иткәндә аларның гражданлыгын раслаучы документларны атады.
Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 889нчы номерлы «Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләре» указы нигезендә, 14 яшькә кадәрге балаларның гражданлыгы өч ысул белән расланырга мөмкин:
баланың чит ил паспортында гражданлыгы күрсәтелгән булса;
ата-ананың берсенең Россия Федерациясе гражданины паспортында «Балалар» дигән 10нчы биттә бала турында язма булса (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу датасы күрсәтелә һәм тиешле тамга куела);
баланың туу турындагы таныклыгына Россия Федерациясе гражданлыгын раслаучы тамга куелган корешок кертелгән булса.
Мәгариф оешмаларына кабул итү Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458нче боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүенчә, «мәгариф оешмалары гражданлык турында вкладыш бирү хакында таләпләр куймый». Мәктәпләр өстәмә таләпләр билгеләми, гамәлдәге норматив хокукый актлар кысаларында гына эшли.
Югарыда телгә алынган 458нче боерыкка нигезләнеп, баланы мәктәпкә кабул итү турында гариза биргәндә гражданлыкны раслау чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлардан гына таләп ителә. Бу категориягә керүче ата-аналар тиешле документларны әлеге боерыкның 26нчы пунктында каралган документлар пакеты составында тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев