Маhинур апа 95 яшьлек гомер бәйрәменә кунаклар чакырган
Яңа Әхмәт авылында гомер итүче Хәсәнова Маhинур Мифтахтдин кызына бүген 95 яшь тулды.
Олуг юбилее уңаеннан ул Коръән ашы үткәрергә ниятләгән: кунаклар чакырган. Юбилярны район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, изге теләкләрен җиткереп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Яңа Әхмәт авылы ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, балалары, онык-оныкчыклары да сихәт гомер, бәхет, кадер-хөрмәт теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев