“Ләйсән” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган дуслык эстафетасы узды
Әниләрне дә кадерле дибез, Әтиләрсез яшәп буламы?! Таба алмам алыштырыр кеше – Әйләнсәм дә бөтен дөньяны. “Балам ” диеп бер дәшүе дә бит Җылы сала җанга, күнелгә. Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти, Шулай булсын иде гомергә! Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч. Сез көчле, сез батыр, сез – безнең куаныч! Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк. Тынычлык, иминлек сагында – сез кирәк!!!
Кичә, 19 февраль көнне “Ләйсән” балалар бакчасы зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган дуслык эстафетасы узды. Бәйрәмне оештыручылар : физкультура буенча инструктор Римма Хәниф кызы һәм музыка җитәкчесе Гөлфия Фәраз кызы. Бәйрәм уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Балалар зур активлык , нинди җитез, чыдам, кыю булуларын күрсәттеләр.
Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәң дә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, әтиләребезнең әтиләре, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамаклары тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Барсына да ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев