Балалар бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр иде. Төрле кызыклы һәм куркыныч гримнар ясаганнар, костюмнар кигәннәр.
Укучылар өчен алар мавыктыргыч КВЕСТ үткәрелде. Алар төрле кызыклы сорауларга җавап биреп, сынаулар үтеп КВЕСТны уңышлы гына уздылар. Бәйрәм табын артында дәвам итте. Азактан , тырышып, иң матур грим ясаган һәм костюм әзерләгән балаларны билгеләп, бүләкләү булды.
Нет комментариев