29 нчы октябрь көнне Ләшәү Тамак авылы мәктәбенә ЮХИДИ хезмәткәрләре килделәр. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Аларның чыгышларының максаты балаларны көзге каникулларга әзерләү иде. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре 4 нче сыйныф укучыларын ЮИД отрядына кабул иттеләр. Укучыларга ЮИД членнарының формаларын бүләк иттеләр. Укучылар да чарадан читтә калмадылар. Килгән кунакларны матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Нет комментариев