САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамак авыл жирлегендә ифтар мәҗлесе үткәрелде

30 май көнне Ләшәү Тамак авыл жирлегендә ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Ул авыл мәктәбендә, аның директоры Ринат Дәүләтов җитәкчелегендә, шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Сафина Хәния Кәрам кызы иганәчелеге белән оештырылды.

Бу изге чараны имамнарыбыз Разин һәм Раһип хәзрәтләр башлап җибәрделәр. Мәҗлестә мәртәбәле кунаклар да катнаштылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова халыкны изге бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук Сарманнан Мәлик хәзрәт тә килгән иде.Ул да вәгазьләр сөйләде, халыкка үз теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, озак еллар  мәктәбебезнең директоры булып эшләгән Фаяз Мисбах улы, авылыбызның хөрмәтле "ак әби"се Зәнфирә Бәдертдинова үз үгет-нәсихәтләрен биреп, халык исеменнән Ринат Сирин улына һәм Хәния Кәрам кызына зур рәхмәтләрен житкерделәр. Ифтар мәҗлесен Хәния Кәрам кызы белән авыл тарихын төшерү эшен башкаручы оператор - Аксубай егете Рамил фото һәм видеога төшерде. Табын әзерләүне мәктәп хезмәткәрләре Гөлнур, Резидә һәм ирле-хатынлы Мәхмүтовлар башкардылар.

Авыл халкы чын күңелдән рәхмәт әйтеп, бик канәгать калып таралышты. Барысының да изге теләкләре, рәхмәтләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Амин.

Лира Юнысова.

Марат  Юнусов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев