Әлмәт мәктәбе укучыларына депутатыбыз бүләк ясады
Җирлек башлыгы мәктәпкә уку йортыбызның яңача исеме язылган элмә тактасын бүләк итте.
15-20 февраль көннәрендә республика мәктәпләрендә депутатлар белән берлектә парламент дәресләре үткәрелде. Бу чарага Сарман районы мәктәпләре дә бик теләп кушылдылар. Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбендә депутатлар белән очрашу матур традициягә әверелде. Быелгы парламент сәгате туган телләрне үстерү һәм милләтләрнең бердәмлеген ныгыту кысаларында үтте. Әлмәт укучылары белән очрашуга район һәм җирле совет депутаты Газизов Данияр Әнвәр улы килде. Очрашу бик эшлекле шартларда узды. Данияр Әнвәр улы укучыларны депутатлар эшчәнлеге белән таныштырды, Соңынан ул укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Депутатыбыз – җирлек башлыгы мәктәпкә уку йортыбызның яңача исеме язылган элмә тактасын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев