Әлмәт авылы балалары уен мәйданчыклы булдылар
Җәмгыять

Әлмәт авылы балалары уен мәйданчыклы булдылар

Әлмәт авылының Яшьләр урамында балалар өчен уен мәйданчыгы ясаганнар.

Авылдашлар бу уңайдан бик сөенгәннәр һәм куанычлары белән уртаклашырга ашыктылар.
- Безнең урамга кунакка килегез. Бездә ял үзәге ачылды. Бергәләп күңелле ял итәрбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз турында кайгырткан җирлек башлыгы Данияр Газизовка зур рәхмәт. Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән тәбриклибез, - дип хәбәр итте авылдашлары исеменнән укытучы Миләүшә Гайнетдинова.


Нет комментариев