САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ләкенең "Иганә" ансамбле турында "Түгәрәк уен" альманахына язганнар

Кулыбызга «Түгәрәк уен» татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах килеп эләкте. Беренче битендә «нинди таныш йөзләр соң бу?» дип карасак, үзебезнең Ләке авылы «Иганә» ансамбле икән! Әлеге ансамбльне белмәгән кеше сирәктер. Анда катнашучылар җырлыйлар да бииләр лә, төрле милли бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар, бәйрәмнәрдән дә читтә калмыйлар. Гомумән әйткәндә, бик...

Кулыбызга «Түгәрәк уен» татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах килеп эләкте. Беренче битендә «нинди таныш йөзләр соң бу?» дип карасак, үзебезнең Ләке авылы «Иганә» ансамбле икән!

Әлеге ансамбльне белмәгән кеше сирәктер. Анда катнашучылар җырлыйлар да бииләр лә, төрле милли бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар, бәйрәмнәрдән дә читтә калмыйлар. Гомумән әйткәндә, бик оста башкаручылар җыелган бу ансамбльгә.

Ә Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллина «Түгәрәк уен»га безнекеләр турында нәрсә язганын беләсегез килсә, альманахның 2016 елның 3 нче санын алып укыгыз. Иске димәгез - мәдәни мирас белән бәйле язмалар беркайчан да искермиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев