Ләке мобиль посты өйле булды
Җирлектә реконструкциядән соң янгын командасы пункты ачылды.
“Бурдан кала, уттан калмый”, дип, юкка әйтмиләрдер. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәркемнең имин тормышы өчен мөһим. Авыл җирлекләрендә ул әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып санала.
Узган елның гыйнвар аенда Ләке авыл җирлегендә эшләп килүче ирекле янгын җәмгыятенә мобиль янгын посты кайткан иде.
- Шул көнне үк аны кайда урнаштыру хакында уйландым. Бу уңайдан тәкъдимнәрем белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин янына кердем. Ул фикеремне хуплады, һәм постны урнаштыру буенча эшне планлаштырдык, - диде Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова.
Җирлек башкарма комитеты урнашкан бинаның бер бүлмәсен, шулай итеп, реконструкцияләү эшләренә керешәләр. Кичә Ләкедә янгын техникасын саклау өчен «Ирекле янгын командасы» пункты ачылды. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе, эшне башкаручы хезмәткәрләр дә катнаштылар.
- Пунктка кирәкле җиһазлар урнаштырылды. Ул гадәттән тыш хәлләрдән чыгу өчен әзер. Мобиль постны йөртү өчен техника да бар. Саклык чараларын күрү кирәк, әмма бәла-казалар чыкмасын, имин яшик, - диде җирлек башлыгы.
Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге һәм башкарма хакимият органнарының үзара аңлашып эшләүләре нәтиҗәсендә ирекле янгын сагы бүлекчәләренең материаль-техник базалары яңартылып, ныгытылып торыла. Бу, әлбәттә, халык иминлеге, тыныч яшәеш өчен бик әһәмиятле. Язгы-җәйге янгын куркынычлылыгы чорына аяк басканда, аеруча уяу, сак булырга кирәк.
Альбина Сабирова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев