Җәлилләргә шахматларда тагын тиңнәр юк
Сарман районы мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында икенче санлы Җәлил мәктәбендә шахмат буенча район беренчелеге узды. Анда районның тугыз мәктәбеннән 42 укучы катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Кызлар 1996-1997 еллар: 1 нче урын - Алия Авзалова (Җәлил), 2 нче урын - Лилия Гафина (Иске Кәшер), 3 нче урын - Гүзәлия Хафизова (Сарман)....
Сарман районы мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында икенче санлы Җәлил мәктәбендә шахмат буенча район беренчелеге узды. Анда районның тугыз мәктәбеннән 42 укучы катнашты.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Кызлар
1996-1997 еллар: 1 нче урын - Алия Авзалова (Җәлил), 2 нче урын - Лилия Гафина (Иске Кәшер), 3 нче урын - Гүзәлия Хафизова (Сарман).
1998-1999 еллар: 1 нче урын - Регина Авзалова, 2 нче урын - Альбина Мортазина (икесе дә - Җәлил), 3 нче урын - Эльза Сафина (Александровка).
2000 еллар һәм аннан яшьрәкләр: 1 нче урын - Рената Сөләйманова, 2 нче урын - Алия Зәгыйдуллина, 3 нче урын - Айсылу Зәгыйдуллина (өчесе дә - Җәлил).
Егетләр
1996-1997 еллар: 1 нче урын - Ренат Сөләйманов (Җәлил), 2 нче урын - Айдар Гыймадеев (Иске Кәшер), 3 нче урын - Илдар Хафизов (Сарман).
1998-1999 еллар: 1 нче урын - Рифат Зыятдинов, 2 нче урын - Руслан Нәбиуллин (икесе дә - Җәлил), 3 нче урын - Булат Хафизов (Мортыштамак).
2000 еллар һәм аннан яшьрәкләр: 1 нче урын - Динар Ягудин, 2 нче урын - Ислам Кадыров, 3 нче урын - Юнир Сабитов (өчесе дә - Җәлил).
Командалар
1 нче урын - Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе.
2 нче урын - Аерым фәннәрне тирәнтен йөрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
3 нче урын - Җәлил гимназиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев