Су турында беләсезме?
Ул һәр җирдә, һәркайда.
Күлдәвектә, дингезләрдә,
Океанда һәм айда.
Коенырга, йөзергә дә,
Яңгырга да су кирәк.
Ашарга да, эчәргә дә
Юынырга да кирәк.
Кайнаганда пар була ул.
Туңса бозга әйләнә.
Тормышның һәрбер мизгеле
Суга барып бәйләнә.
Нет комментариев