САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә – йолдызлар яңгыры

4-5нче март көннәрендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» 13нче ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе үтте. Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарының 1500гә якын яшь башкаручылары ике көн дәвамында җыр, бию, нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәттеләр. 5 нче мартта үткән гала-концертта сәхнә аларның иң сәләтлеләренә бирелде. Концертта аншлаг:...

4-5нче март көннәрендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» 13нче ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе үтте.
Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарының 1500гә якын яшь башкаручылары ике көн дәвамында җыр, бию, нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәттеләр. 5 нче мартта үткән гала-концертта сәхнә аларның иң сәләтлеләренә бирелде.
Концертта аншлаг: залда да, сәхнәдә дә. Катнашучыларның күзләре яна, алар янында - балалары һәм укучылары өчен горур булган ата-аналар һәм укытучылар. Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек район башлыгы Нәфис Закиров сәламләде, иң җылы, матур теләкләрен җиткерде. «Мондый олы бәйгене үткәрү мәйданы итеп Җәлил бистәсе сайлануга без бик шат, - диде ул. - Районда сәнгатьне үстерү, аның белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Узган елның ноябрендә Җәлилдә яңа музыка мәктәбе ачылу бу юнәлештә тагын бер олы адым булды. Мондый бәйгеләр яшь талантларны республикага гына түгел, бөтен дөньяга танытырга ярдәм итә. «Йолдызлык»та катнашучылар саны елдан-ел арту безнең өчен бик куанычлы. Бу уникаль фестивальне оештыручыларга - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, генераль продюсер, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Тумановка, «Җәлилнефть» идарәсенә, педагогларга, әти-әниләргә зур рәхмәт».
Жюри әгъзасы - ТРның халык артисткасы, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова бүләкләү тантанасы алдыннан чыгышында кунакларны җылы кабул иткән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Фестиваль конкурсантлары «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә бәяләнделәр. «Вокал-соло» номинациясендә беренче урыннарны урта яшьләр төркемендә Сарманнан Ләйсән Миннәхмәтова һәм Рузилә Бәдертдинова яуладылар. Җәлил бистәсеннән Диана Сөләйманова кечкенәләр төркемендә икенче урынны алды. Өченче урында да - бистәдән Элина Абдуллина. Зурлар төркемендә өченче урынны Колмәт егете Дилүс Шәйхразыев яулады. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә урта яшьтәгеләр төркемендә беренче урынга Сарманнан «Юлдаш» триосы, икенче урынга - Җәлил бистәсеннән «Созвездие» коллективы һәм Сарманнан «Чәкчәк» дуэты лаек булды. «Хореография» номинациясендә фестивальнең лауреатлары - «Жасмин» һәм «Карамель» бию коллективлары, икенче урында - «Умырзая» һәм «Карамель»нең урта яшьтәгеләре биючеләре. «Конферанс» номинациясендә кечкенәләр төркемендә Җәлил бистәсеннән Диана Сөләйманова икенче урынны яулады. Өченче урында - Сарманнан Аделя Әскарова, Аяз Фәрхетдинов, Таңсылу Исмәгыйлова. Камилә Гафурова, Фәрит Шакиров, Камилә Нигъмәтуллина, Миләүшә Рамазанова, «Арабески» бию төркеме дә фестивальнең махсус бүләкләренә лаек булдылар. Һәр катнашучыга Мактау кәгазе, район башлыгының һәм фестивальне оештыручылар тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
1500гә якын катнашучы арасыннан гала-концертка 34 номер гына сайлап алынса да, фестивальдә җиңелүчеләр булмады. Балаларның һәрберсе үзенчә талантлы. Җәлилнең «Созведие»-«Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале лауреатлары республика турында катнашачак. Аларга чын күңелдән уңышлар телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X