Җәлилдә быел референдум беренче тапкыр уза
Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Бистә халкы уңай тавыш биргән очракта, җирле мәсьәләләрне хәл итәргә халыктан ике йөзәр сум акча җыелачак. Республика акчалары да кушылгач, ул шактый булырга тиеш. Аңа Җәлил, Кызыл Бакча зиратларын әйләндереп алу, өйчекләр ясау, зиратка керү юлларын төзекләндерү планлаштырылган. Бистәдә...
Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Бистә халкы уңай тавыш биргән очракта, җирле мәсьәләләрне хәл итәргә халыктан ике йөзәр сум акча җыелачак. Республика акчалары да кушылгач, ул шактый булырга тиеш. Аңа Җәлил, Кызыл Бакча зиратларын әйләндереп алу, өйчекләр ясау, зиратка керү юлларын төзекләндерү планлаштырылган. Бистәдә һәм Кызыл Бакча, Абдрахман, Яңа Минзәләбаш авылларында биек агачлар киселәчәк. Җәлилдә янгын гидранты урнаштыру һәм аны карап тору, кышкы чорда урам юлларын кардан чистартып тору кебек эшләр дә каралган. Поселокта, Яңа Минзәләбашта балалар мәйданчыгына хезмәт күрсәтү, урам исемнәре язылган такталар беркетүне дә планга керткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев