САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил поселогы Мәдәният сараенда да халыкны сан алуда катнашырга көтәләр

Районда сан алу буенча 7 стационар участок эшли. Шуларның өчесе – Җәлилдә.

Поселокның Җиңүгә 30 ел урамы, 6 йорт (Мәдәният сарае) адресы буенча урнашкан сан алу участогына 1 контролер, 6 сан алучы билгеләнгән.
- Эш кызганнан-кыза бара, көннән-көн халык та активлаша. Сан алучылар үзләренә беркетелгән участокларда йөриләр. Кайбер йортларга кабат-кабат барырга туры килә. Кемдер өйдә булмый, я эштән кайтып җитмәгән, я башка сәбәп белән очрашырга җай чыкмый. Кайберәүләр, участокка үзем киләм, я онлайн-режимда катнашам, ди. Андыйларның да үткәнме-юкмы икәннәре безнең системада күренә. Авырып, сан алучылар белән күзгә-күз очраша алмаган җәлиллеләр белән телефон аша да аралашабыз, - диде участок контролеры Әлфинур Гарифуллина.
Шулай ук Шәрләрәмә, Ләшәү Тамак авылларында – берәр, Сарманда ике участокта халыкны кабул итәләр.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев