САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил кызы Рената яшүсмерләр арасында шахмат турнирында чыгыш ясады

1 но­ябрь­дән 11 ка­дәр Са­ма­ра өл­кә­се­нең Крас­но­ярск шә­һә­рен­дә яшүс­мер­ләр ара­сын­да Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ге­нә шах­мат тур­ни­ры үт­те. Ан­да Россиянең 14 ре­ги­о­нын­нан 460 яшь шах­мат­чы кат­наш­ты. Бәй­ге­дә ра­йон да­нын Җә­лил икен­че ур­та мәк­тә­бе­нең 7 сый­ныф уку­чы­сы Ре­на­та Сө­ләй­ма­но­ва як­ла­ды. 9 мөм­кин­лек­тән 6 оч­ко җы­еп, ул дүр­тен­че урын­ны ал­ды. Тур­нир нә­ти­җә­лә­ре...

1 но­ябрь­дән 11 ка­дәр Са­ма­ра өл­кә­се­нең Крас­но­ярск шә­һә­рен­дә яшүс­мер­ләр ара­сын­да Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ге­нә шах­мат тур­ни­ры үт­те. Ан­да Россиянең 14 ре­ги­о­нын­нан 460 яшь шах­мат­чы кат­наш­ты. Бәй­ге­дә ра­йон да­нын Җә­лил икен­че ур­та мәк­тә­бе­нең 7 сый­ныф уку­чы­сы Ре­на­та Сө­ләй­ма­но­ва як­ла­ды. 9 мөм­кин­лек­тән 6 оч­ко җы­еп, ул дүр­тен­че урын­ны ал­ды. Тур­нир нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча иң ях­шы­лар Рос­сия бе­рен­че­ле­ге Юга­ры ли­га­сы­на үт­те. Ярыш­ны оеш­ты­ру­чы­лар ба­ла­лар­ның буш ва­кыт­ла­рын фай­да­лы үт­кә­рү өчен бар­лык мөм­кин­лек­ләр­не ту­дыр­ды­лар. Ба­ла­лар Са­ма­ра өл­кә­се­нең та­ри­хи урын­на­рын­да экс­кур­си­я­дә бул­ды­лар. Бәй­ге үт­кән са­на­то­рий бе­лән та­ныш­ты­лар, на­рат ур­ма­ны бе­лән, ан­да­гы ти­ен­нәр­не, тук­ран, ма­тур ат­лар, күп төр­ле кош­лар­ны кү­реп хо­зур­лан­ды­лар. Ярыш­та кат­на­шу­чы­лар­га ае­рым дә­ва­лау курс­ла­ры да үт­кә­рел­де. Алар мас­саж да ал­ды­лар, төр­ле ван­на­лар ка­бул ит­те­ләр. Ки­чен дис­ко­те­ка­да кү­ңел ач­ты­лар.

Сүз уңаеннан

16 ноябрь көнне Җәлил поселогының шахмат клубында Наил Нуретдинов истәлегенә шахмат турниры үтә. Ул 10.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук укыгыз:
Җәлил кызы Россиядә шахмат буенча икенче урынны яулады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев