Җәмгыять
Җәлил бистәсе китапханәсе “Хуш киләсең, Яңа ел!”,- дип исемләнгән бәйрәм үткәргән
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләрә сафлык, моң салып.
Яңа елда саулык, бәхет килсен
Кышкы бураннарга уралып.
Әйе, Яңа ел искиткеч бәйрәм! Кешеләрне яңа өметләр белән җилкендереп торган, киләчәккә ышаныч белән карарга өнди торган, аклыгы-сафлыгы, матурлыгы белән бөтен җир йөзен бизи торган олы бәйрәм! Бәйрәм алдыннан җиһанның барлык почмакларында иске...
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләрә сафлык, моң салып.
Яңа елда саулык, бәхет килсен
Кышкы бураннарга уралып.
Әйе, Яңа ел искиткеч бәйрәм! Кешеләрне яңа өметләр белән җилкендереп торган, киләчәккә ышаныч белән карарга өнди торган, аклыгы-сафлыгы, матурлыгы белән бөтен җир йөзен бизи торган олы бәйрәм! Бәйрәм алдыннан җиһанның барлык почмакларында иске елга йомгак ясалып, яңа елга яңа планнар корыла, яңа елга яңа өметләр белән матур бәйрәмнәр үткәрелә. Җәлил бистәсе китапханәсе коллективы да 26 нчы декабрь көнне: "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Мәктәпләрдә оешкан лагерьга йөрүче укучылар һәм "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе шагыйрьләре бәйрәм кунаклары булдылар. Алар Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән бергәләп төрле уеннарда катнаштылар, матур итеп бизәлгән чыршы янында үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай бүләкләре, Гөлия Шиһабиеваның матур җырлары бәйрәм кунакларына бик ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев