Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә педагогларның һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы узды
22 нче март көнне МБББУ “Җәлил беренче санлы урта мәктәбе” бинасында “Кеше тәрбияләү” һәм “Педагог – психолог-2019” республикакүләм конкурсының зона этабы үтте. Анда Сарман, Мөслим, Ютазы һәм Баулы районнары конкурсантлары катнашты. Алар «Класс җитәкчесе”, “Педагог- психолог” һәм “Педагог- оештыручы” номинацияләрендә көч сынаштылар.
Нәтиҗәләр буенча түбәндәгеләр:
- класс җитәкчеләре: Гүзәл Ханнанова - 1 урын (МБББУ “Сарман урта мәктәбе”), Венера Гәрәева - 3 урын (МБББУ “Җәлил гимназия”);
- педагог- оештыручылар: Аида Җәлилова -2 урын (МБББУ “Җәлил 1 санлы урта мәктәбе”), Гүзәл Бариева - Саетгараева -3 урын (МБББУ “Җәлил 2 санлы урта мәктәбе”);
- педагог –психологлар: Фәйрүзә Хәсәнова – 2 урын (МБМББУ “Җәлил 6 нчы номерлы балалар бакчасы”).
Фотоларны түбәндәге ссылка аша кереп карый аласыз.
http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/4990907.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев