САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлфис хәрби ант бирде

Петровка б/к авылы егете Әлфис Сәлахов Йошкар-Ола шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Егет кеше Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә - ил сакчысы булырга тиеш, дип саный ул. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, булачак солдат күрше Кәүҗияк авылына йөреп укый. Тырышып укуы өстенә спорт белән бик теләп шөгыльләнә, волейбол түгәрәгенә йөри. Район күләмендә...

Петровка б/к авылы егете Әлфис Сәлахов Йошкар-Ола шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Егет кеше Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә - ил сакчысы булырга тиеш, дип саный ул.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, булачак солдат күрше Кәүҗияк авылына йөреп укый. Тырышып укуы өстенә спорт белән бик теләп шөгыльләнә, волейбол түгәрәгенә йөри. Район күләмендә күп тапкырлар призлы урыннарны алган команданың уңышларында Әлфиснең дә өлеше зур, диләр Кәүҗияк мәктәбе укытучылары. Физик яктан нык егет тәртипле, тәрбияле булуы белән дә яшьтәшләренә үрнәк булып тора.
9 классны тәмамлагач, Әлфис Чаллы шәһәрендәге автомеханика көллиятенә укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, кулына белгеч дипломы ала.
Якташ егетебез 21 нче январьда хәрби ант бирде. Бу аның үзе өчен генә түгел, якыннары өчен дә зур бәйрәм булды. Улларының ант бирү тантанасында егетнең әти-әнисе Фәнис һәм Гөлшат Сәлаховлар да катнашты. "Безне часть җитәкчелеге бик яхшы каршы алды, улыбызның яшәү, хезмәт итү шартлары белән таныштырдылар. Әлфис өчен сөенеп, тыныч күңел белән кайттык. Иптәшләре белән тату, дус яшиләр. Өч килограммга артып та киткән. Хәрби хезмәтне үтәп кайтам, дип сөенеп калды үзе дә", - ди Гөлшат ханым.
Петровка б/к авылының санаулы солдатларының берсе ул Әлфис. Шуңа да, ахры, аны солдат хезмәтенә бөтен авыл белән озатканнар, бөтен авыл белән көтәләр дә. Без дә аның әйбәт кенә хезмәт итүен телибез һәм туган якларында исән-сау көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев