САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләшәү-Тамактан Артур Манукянның ишле гаиләсендә кызлар да күп

8 Март – хатын-кызларга карата матур сүзләр әйтү, аларның тормышыбызда нинди роль уйнаулары хакында тагын бер кат искәртү, аларның күркәм сыйфатларын билгеләп үтү өчен менә дигән җай, сәбәп.

Кешелекнең беренче яртысы – ир-егетләребез әйтүенчә, хатын-кыз – көчле затларыбыз өчен терәк-таяныч, илһам чыганагы, бөек эшләргә рухландыручы. Бәйрәм уңаеннан без берничә ир-атка мөрәҗәгать иттек һәм алардан гүзәл затларга карата нинди фикердә һәм мөнәсәбәттә торуларын сораштык.
Артур Манукян, Ләшәү-Тамак авылы:
– Безнең гаиләбез ишле – хатыным Ландыш белән җиде балага тормыш бүләк иттек. Шуларның дүртесе – кызлар. Ләйлә, Мәрьям, Әминә һәм Камилә малайларга караганда йомшаграк, игътибарлырак сыман. «Әти, сиңа нәрсә белән ярдәм итик?» – дип кенә торалар, гел кочаклыйлар, һәрвакыт тәмле төшләр телиләр.
Хатын-кызларга зур хөрмәт белән карыйм. Бокс түгәрәгенә йөрүче кызлар белән дә бик дус без. Гүзәл затлар тормышымда бик мөһим роль уйныйлар. Алардан башка бик авыр булыр иде. Хатын-кызның өйдәге эше дә бик күп бит, тик ул күренми генә. Тормыш иптәшем, кызларым бәхетле булсалар, елмаеп торсалар, барлык борчуларым да онытыла. Аларның елмаюы минем өчен бар нәрсәдән дә мөһимрәк.
Барлык хатын-кызларны да күркәм бәйрәм белән котлыйм, аларга бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев