Укытучылар көне алдыннан “Шифа” проектының чираттагы дәресе үтте. Һава торышы белән бәйле рәвештә, җәйге дәресләрдән аермалы инде алар хәзер. Монысын менә өмә форматында үткәрдек.
Үзебезгә белем, тәрбия биргән мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, мәктәп хезмәткәрләре истәлегенә агачлар утырттык. Көннәрнең кискен суытып җибәрүенә карамастан, дәрескә килүчеләр байтак җыелды. Өмә көнне яуган беренче карны без ак күңелле укытучыларыбызга хөрмәт билгесе дип тә кабул иттек. Утыртылган миләш, юкә, наратлар үсеп китәрләр, остазларыбызның рухын шатландырырлар, хәтеребез, ихтирамыбыз чагылышы булыр әле, Аллаһ боерса. Изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Балалары, оныклары белән килүчеләр дә булды. Бу да бик мөһим. Чөнки шәхси үрнәк, сүз сөйләүгә караганда, күпкә яхшырак.
Безгә ярдәм кулы сузучылар, әлбәттә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре булдылар. “Чатыртау” дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Илнур Сәрвәровка, авылыбыз егетләре Дамир Гарифуллин, Айрат Вахитов, остазыбыз Рашат абый Мортазинга рәхмәтлебез. Бу хезмәттәшлек дәвамлы булса иде. Агачлы рәтләрдән “Шифа” паркына нигез салыныр, дигән өметебез бар. Бергәләп тотынсак, булдырмас эш түгел бу. Алдагы атнада авылыбыз кешеләрен тагын өмәгә дәшәргә ниятлибнз. Якыннарыбызга хөрмәтебезне агач утыртып белдерик. Хәтер өмәсенә рәхим итегез.
Бу хакта Ләшәү Тамак мәктәбе директоры урынбасары Ландыш Шәйдуллина хәбәр итте.
Нет комментариев