Ләшәү Тамакта карлыганны зурладылар
25 июль көнне Ләшәү Тамакта «Шифа» проектының дүртенчесе үткәрелде.
- Дәреснең кереш өлешен “Ак калфак” Татарстан хатын-кызлары региональ иҗтимагый оешмасының поселок бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова алып барды. Ул карлыганның җимеше генә түгел, яфрагы да, хәтта бөресе дә файдалы булуы хакында сөйләде. Укытучы үзенең осталыгын да күрсәтеп, алма кушып эшләгән тәмле карлыган каклары, хәтта бөрлегән кайнатмасы да алып килгән иде. Шулай ук андыз тамыры, меңъяфрак кебек шифалы үләннәрнең серләрен дә ачты. Ә үз кулы белән җыеп киптергән чәй үләне исә 12 төрле үләнне – мәтрүшкә, чамбырдан алып кипкән алма, җиләк-җимешләрне берләштергән иде. Аның чыгышы бик файдалы һәм эчтәлекле булды, - дип хәбәр итте проект авторы Ландыш Шәйдуллина.
Очрашуның икенче өлеше, гадәттәгечә, тарихка багышланган.
- Миргаяз бабайның әтисе - данлыклы агротехник, киндер үстерү бригадиры булган Мөхәммәтвәли бабайның истәлекләре яңарды. Нәкъ менә ул авылга беренчеләрдән булып карлыган куагын алып кайтып, мул карлыган бакчасы үстергән. Аның карлыганнары шулкадәр күп булган, күрше авыллардан да килеп ала торган булганнар. Мөхәммәтвәли бабайның оныгы Зөфәр абый аның турында истәлекләре белән бүлеште. Рушания апа белән Әнәс җизни һәм Алия апа безгә матур җырларын бүләк иттеләр, кичәгә җанлылык өстәделәр. Гармун тавышы, моңлы җырлар гел тынып тормады. Данис абый да үзенең матур җырлары белән авылдашларны сөендерде. Дәрес авылыбыздагы балта осталары турындагы истәлекләр белән дәвам итте. Зәкәрия абыйның оныклары Радик абый белән Резеда апа бабаларының эш кораллары, аларны сак куллануы, кулдан ясалган өстәл-урындыкларының әле дә саклануы, аның бураган мунча-өйләре турында сөйләделәр. Күренекле балта остасы Әфкәр абый турында истәлекләрне безгә улы Айрат абый һәм күршеләре Гөлфирә апа белән Фәйрүзә апа сөйләделәр. Авылыбызның тагын бер балта остасы, күп гомерен умартачылыкка багышлаган, атлар асраган Мөдәрис абый турында кызлары Сәрия апа белән Фәйрүзә апа җылы хатирәләр белән бүлештеләр.
Дәреснең өченче өлешен Сәрия апа һәм аның улы Ринат абый алып барды. Алар Иван-чәй җыю, аны ферментлау һәм киптерү серләрен өйрәттеләр. Сәрия апа күчтәнәчкә үзенең тәмле карлыган, алма какларын да алып килгән иде, - дип дәвам иткән ул.
Кичә чәй өстәле артында, җылы аралашу белән тәмамланган. Чарада катнашучылар Иван-чәй, авылның оста хуҗабикәләре ясаган тәмле кайнатмалар, йомшак коймаклар, пироглар белән сыйланганнар. Дәрес Мөнәвир абый башкаруында Мөхәммәтвәли бабайның яратып җырлаган җыры белән тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев