Яңа елның беренче көннәре үк балаларны үзенең күңелле һәм сихри бәйрәм мохитенә чорнап алачак.
1 гыйнварда Сармандагы үзәк Ял паркында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кечкенә дусларыбыз өчен «Кышның шуклыклары» («Проказы матушки Зимы») дигән күңел ачу-уен чарасы үткәрәчәк. Ул 15.00 сәгатьтә башлана.
2 гыйнвар көнне балалар үзәк китапханәдә бергәләп кызыклы китаплар укый алачак. Әлеге чара «Тылсымлы битләр буйлап» («Волшебные страницы вслух») дип атала. Китапханәдә балаларны 10.00 сәгатьтә көтеп калалар.
3 гыйнварда балалар шунда ук кәгазьдән бик матур кар бөртекләре ясарга өйрәнә алачаклар. «Чудо снежинка из бумаги» дип исемләнгән әлеге чара да 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, кадерле балалар!
Нет комментариев