САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш бабайның итеге бармы?

.

Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.

Балачактан ук таныш бу шигырь юлларын кем генә хәтерләми икән? Кыш бабай – ел белән ел алышынуның төп герое, бәйрәм бүләк итүчесе ул. Бу рольне иң ышанычлы, иң мөлаем, балаларны яратучы, алар күңеленә ачкыч таба алучы кешеләргә генә ышанып тапшыралар. Беренче карашка җиңел тоелса да, бу – бик тә җитди вазифа. Шулай булмыйни – үзеңә төбәлгән күпме күзләрнең өметен акларга, тамаша залында чын бәйрәм кәефе тудырырга кирәк ич!
Яңа ел алдыннан без районыбызның стажлы Кыш бабайларын барладык.
Раян Әхмәтбаев, Күтәмәле авылы:
– Кыш Бабай ролен күп еллар башкардым, стажым – 15-20 елдан да ким түгел. Балаларга сөенеч бүләк итү үземә дә ошый иде. Күтәмәле мәктәбендә 1988 елны каршылау тантанасы бүгенгедәй хәтердә саклана. Бәйрәм мәктәпнең спорт залында үткәрелде. Уртада – очлары биек түшәмгә терәлеп торган, бик матур итеп бизәлгән чыршы. Башта Кар кызы, клоуннар, әкият геройлары белән авыл урамнарын әйләндек. Соңыннан салкыннан кызарып, кар җилләре ияртеп, зур чанага күчтәнәчләр төяп, туп-туры урамнан арткы ишектән спортзалга килеп кердек. Бәйрәмдә катнашучыларның күзләрендә шатлык очкыннары кабынды. Бик күңелле булган иде. Кыш бабай ролен уйнарга санаторийдан да чакырып кайтарганнары бар. Мәктәп елкасыннан соң, авылныкында катнашам. Аннан соң – районныкында. Ул елларда авыл Кыш бабайларын район елкасына да чакыралар иде. Һәркайсында халыкны бәйрәм белән котлап кайта идек. Шулай итеп, елга 3-4 бәйрәмдә Кыш бабай була идем. Ап-ак киез итек, бияләен дә таба идек. Бервакыт ап-ак мамыкка төрелгән, бизәлгән, күчтәнәчләр төялгән чанамны сөйрәп залга килеп керүем булды, балалар кабызган бенгаль утыннан чанага ут капты. Аны тиз генә күтәреп алдым да урамга чыгып чаптым. Утны сүндереп, яңадан залга кердем, берни булмагандай, бәйрәмне дәвам иттем. Кыш бабай булу җиңел түгел инде. Бөтен кеше ял иткәндә, син эшлисең, кешеләрнең күңелен күрәсең. Гадәттән тыш хәлләр булганда, аннан оста итеп чыга белергә дә кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев