Кыш бабай булу җиңелме: Камил Дияров балаларга сөенеч бүләк иткәнен искә ала
.
- Беренче тапкыр 1972 елда Кыш бабай булдым, ахры. Мамадыш районы Үсәле авылы клубындагы бәйрәмгә киләсе карт бабай каядыр киткән дә, тиз генә миңа киенергә куштылар. Аякка итек ярамады, джинсы чалбар белән ботинка киеп чыктым. Тавышны үзгәрттем, мине таный алмыйча торганнар. Шул чалбар гына “сатты”. Беренче тапкыр булгач, әлбәттә, бераз каушадым, аннан ияләштем. Шулай итеп, мәктәптә 10 сыйныфларда укыганда ук, миңа Кыш бабай ролен башкарырга туры килде. Буем 1,70 метрдан артык булгач, мөгаен, образга керә алганмындыр. Өстәвенә көрәшче дә бит, гәүдә габаритлары да туры килә (көлә). Алдан ни сөйлисен белмәгән чаклар да күп булды. Кәгазьне, бөкләп, кесәгә тыгалар да, балалар янына озаталар. Юлда тиз генә укып, мәгънәсенә төшенә идем дә, үземчә сөйләп чыга идем.
Элекке елларда Кыш бабайдан телеграмма килү бар иде бит. Авыл кешесенең кайсын мактыйсың, кайсын, бераз “чеметтереп”, шелтәләп аласың. Мин укыйм да алдан, иптәш егетләр турында начаррак булса, икенче кесәгә тыгып куям. Дус булып йөргәч, аларны хурлап булмый бит инде!
Кыш бабай киеменнән үземнең балалар да танымыйлар иде хәтта. Берсендә кызым: “Кыш бабай әтинең йөзеген кигән иде”, - дигәч, йөзекне салырга туры килде.
Сарманга килгәч тә, беренче тапкыр чыккач: “Син чынмы, Кыш бабай?” – дип сорадылар балалар. Миңа кечкенәләр белән аралашуы, шаяртуы ошый, рәхәт, күңелле. Хезмәттәшем Алинә Галиевага рәхмәтлемен, ул тавышны үзгәртергә өйрәтте. Өйләргә барып та, сабыйларны сөендерергә туры килә. Мәдәният йортында узган бәйрәмнәрдә, Үзәк чыршыны ачу тантаналарында берничә ел рәттән Кыш бабай ролен башкардым. Гәрчә, минем катнаш булмаса да, Кыш бабайның тылсымлы көче бар, ахры. Минем белән Кар кызы булып йөргән кызлар һәркайсы икенче елны бәби алып кайталар. Мөгаен, бу – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте, сабыйлар рәхмәтедер.
Миңа кешеләргә сөенеч, шатлык-куаныч бүләк итү ошый. Кыш бабайның капчыгында тәмле күчтәнәчләр һәрвакыт була бит. Кечкенә бер кәнфиттән дә кешенең күңеле була, кәефе күтәрелә. Шуңа күрә бер-беребезне бәхетле итеп, бары яхшылыклар, изге гамәлләр кылып кына яшик. Яңа елда да бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев