Күтәмәле өлкәннәрен мәктәпкә кунакка чакырдылар
Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм табыны, гадәттәгечә, быел да мәктәп ашханәсендә әзерләнде.
Күтәмәле авылының хөрмәтле апаларын иң элек Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тәбрикләде. Район Советы депутаты Альбина Сабирова да бәйрәм теләкләре ирештерде. Авыл ветераннары советы рәисе Әлфия Галиева теләкләрен җыр аша да бүләк итте. Мөбинә апа изге догаларын укыды. Мәктәп укучылары өлкәннәргә матур җырларын, шигырьләрен әзерләгәннәр иде. Мул табын артында дәвам иткән бәйрәм hәркемгә ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев