САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәле өлкәннәре сәламәт яшәү яклы

Авылларда да заманча гомер сөрәләр.

 Өлкәннәр дә яшьләрдән hич тә калышмыйлар: төрле чараларда актив катнашалар, спорт белән шөгыльләнәләр. Махсус операция зонасындагы якташларыбызга маскировкалау челтәре үрүдә, токмач кисеп, коры аш ясауда авыллар халкы үрнәк күрсәтәләр. 

Күтәмәле авылы өлкәннәре сәламәтлекләрен ныгытырга да вакыт табалар. 

- Кыш көннәрен шулай саф hавада йөрибез, скандинав таякчыклары белән хәрәкәтләнәбез. 3 ел инде чыгабыз. 

Биш-алтыдан да ким булмыйбыз. Иң өлкәнебез Зилә апага бүген 84 яшь тулды, - диде Тәзкирә апа Халикова. 

"Прогулка дусларын" өйләренә берәм-берәм озатып, ул күршесе Раушания ханым белән өенә кайтып килә иде. 

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дигәннәр. Сихәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев