САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәле авылында юллар тузган

Бу хакта җирлектә узган җыенда авыл халкы хәбәр итте.

Торак пунктка керү, Буралы Чишмә юлларын да төзекләндерү таләп ителә, күперне дә рәтләргә кирәк. Болар хакында Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тә үз чыгышында әйтте. Ул узган ел җирлектә башкарылган эшләргә тукталды, агымдагы елга планлаштырылганнарын атады. «Җәлил» агрофирмасы бүлекчә җитәкчесе Раушан Гәрәев авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләр хакында сөйләде. Участок инспекторы Рөстәм Сәлемгәрәев информациясе тыңланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның узган елдагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен анализлады.

Соңыннан халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде, бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев