САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәле авылында Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантана Күтәмәле авылы мәдәният йортында узды. Россия Федерациясе hәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, җирлек hәм район Советы депутаты Альбина Сабирова чарада катнашучыларны Җиңү көне уңаеннан тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмчә киенгән укучылар, балалар бакчасына йөрүчеләр тынычлык, бәхетле киләчәк турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Авылның хөрмәтле ветераны - озак еллар яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән мәгариф ветераны, район мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар Советы рәисе Раян Әхмәтбаев бүгенге көннәрнең кадере, үткән көннәр истәлекләре турында сөйләде. Тантана яу кырында ятып калган, кайтып вафат булган батырларыбыз хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Аннан hәйкәлгә такыя, тере чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев