Күршеләр Яңа елда да очрашачак
Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында үткәрелүче күршеләр фестивале яңа елда да дәвам итәчәк.
3 гыйнвар көнне район үзәгендәге Ленин урамының 10А, 14, 14 А, 16 һәм 18 А йортларында яшәүче күршеләр очрашуга инде әзерләнә дә башладылар. Программада – күңел ачу уеннары һәм кызыклы конкурслар, иҗади остаханәләр, музыкаль чыгышлар, төрле тәм-томнар, сюрпризлар һәм бүләкләр. «Күрше-кичә»гә барлык күршеләрне, районыбыз кунакларын һәм теләгән барлык кешеләрне көтеп калалар. Һөнәрләрегезне күрсәтергә, кызыклы уеннар һәм конкурсларда катнашырга әзер торыгыз, хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башланачак.
(Фото: архив)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев