САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күфәйкеле кул җылысы

Хикәя. Суфия Сабилова.

Быел мәктәп тәмамлаганга – 25 ел. Ләйлә исемле классташым: “Очрашу була, килергә тырыш”, – дип шалтыраткач, әллә нишләп киттем. Күңелем белән балачагыма, яшьлек елларыма әйләнеп кайттым. Гомер ничек тиз үтә. Әле генә шау-гөр килеп, укып йөргән идек. Инде күпләребезнең балалары җитеп килә. Минем дә тормыш шөкер. Игезәк кызларым мәктәптә укыйлар, ирем – шофер, ерак юлларга йөри. Үзем укытам. Шулай салмак кына гомер йомгагын сүтәбез.
Үзем белән бергә укыган сыйныфташларны, укытучыларны искә төшердем. Күптән ачып карамаган альбомны алып, андагы сурәтләрне карап утырдым. Ничә еллар үтсә дә, классташларның кайсы партада кем белән утырганнарына кадәр күз алдына килде. Әле ул вакытта күп, бер класста 25 укучы идек. Авылда сигезьеллык мәктәпне бетергәч, күрше Ташлыярга барып укыдык. Кышларын тулай торакта яши идек.
Үз-үземә, читләр күзлегеннән карарга тырышып, көзге каршына килеп бастым. Күптәннән җентекләп көзгегә карарга да вакыт юк шул, чабабыз да чабабыз. Миңа матур гына йөзле ханым карап тора. Укыганда, авылда чибәр кызлар рәтендә йөрдем. Хәзер дә төшеп калганнардан түгел кебек. Кайбер хатыннар сыман, бәбидән соң тазармадым. Вак-төяк җыерчыклар күренгәләсә дә, озын керфекләрем күләгәсендә калалар икән. Укучыларга, әти-әниләргә кемнең ямьсез күренәсе килсен? Хак инде, мактанып әйтүем түгел. Очрашуга баргач, классташлар алдында, гәүдәм юан дип, читенсенгән кыяфәт белән басып тормам анысы.
Менә ул көн дә килеп җитте. Мәктәп каршында сыйныфташларыбыз Рәшит белән Ләйлә каршы алдылар. Алар, укыганда ук, дус булып йөргәннәр иде. Бераздан өйләнештеләр. Хәзер балалар үстереп, чын авыл тормышы белән яшәп яталар. Яңарак кына чыккан “Классташлар” дигән җырны бөтен ишек алдына ишетерлек итеп ачып куйганнар: “Үтеп барса да яшьлек еллары, хәтердә һаман мәктәп юллары...”.
Килгән берсе белән кочаклашып күрешүләр, көлешеп, хәл-әхвәлләр сорашулар яңадан үткән елларга алып кайтты. Классыбызга кереп, һәркем үз партасына утырды. Малайлар, шаярып, кайбер укытучылар булып, дәрес бирделәр. Кем кайда, ничек яши, ире, хатыны кем, ничә баласы бар – шуларны сөйләдек. Кызык бит инде. Укыганда, әллә ни ачылмаган, йомыкыйрак булган малайлар, кызлар тормышта үз урыннарын тапканнар. Кыюланганнар. Ике сыйныфташыбыз, берничә укытучыбыз инде мәңгелек дөньяга күчкәннәр. Аларны искә алып, каберләренә чәчәкләр салдык.
Аннан Ләйлә белән Рәшитнең зур, иркен йортларына кайттык. Бакча ягындагы олы ялан кадәр җирдә өстәлләр корылган. Уен-көлке, биюләр, җырлар белән вакытның үткәне сизелми дә. Мәктәптә үк сәхнә тоткан кызлар әллә нинди кызык конкурслар уйлап тапканнар. Очрашу тәмам кызганда, Ләйләләр капка төбенә бер машина килеп туктап, озын итеп сигнал бирде. Каршы алырга чыккан Рәшит ят бер егетне ияртеп алып керде. Бер кулына кочагы белән чәчәкләр күтәргән, икенчесенә олы сумка тоткан бу кешене күпләребез тиз генә танымады. Аптырап торганны күргәч, ул үзе башлап эндәште: “Шул кадәр үзгәргәнменмени? Бу – мин бит, Әсгать”. Аннан ул: “Исәнме, Илшат, исәнме, Фәнүс...”, дип, кул бирә-бирә күрешеп, безгә якынайды. Мин әле һаман аптырашта идем. Юка гына гәүдәле, тавышсыз-тынсыз гына йөргән шушы авыл егете менә нинди булган! Өс-башы ничек килешеп тора, үз-үзен тотышыннан ниндидер төгәлләге, җитдилеге сизелә. Буена кадәр үсеп киткән.
Әсгатьтән күземне ала алмыйча тордым. Әйтерсең, каршымда – бөтенләй башка кеше. Аны мәктәпне бетергәннән бирле күргәнем булмады. Әбисе белән генә үскән, тыныч холыклы, үтә тәртипле, кеп-кечкенә буйлы малай иде ул. 9-10да укыганда, бераз калкынып китте-китүен. Әйбәт укыды, калган малайлардан кыюсызлыгы, юашлыгы белән аерылып торды. “Киләчәктә кем булырга телим” дигән темага иншасында аның: “Минем хәрби кеше буласым килә”, - дип язганыннан без – кызлар кычкырып көлгән идек. Балагы кыска чалбар, кемнәндер калган кәчтүм киеп йөргән малай ничек “военный” булсын инде? Физкультурада турникта да рәтләп күтәрелә алмый бит ул. Тәнәфес вакытларында коридорга да чыкмый, китабын алып, алдагы дәрескә әзерләнеп утыра. “Мин беләм”, - дип, кул күтәрми, укытучы сораганда гына, җавап бирә. Кыскасы, безнең күзгә бөтенләй күренми. Җитеп килә торган кызларның игътибары инде, әлбәттә, мәктәпнең озын буйлы, чибәр, әтисе яки әнисе урындарак эшләүче кәттәрәк егетләрендә. Аларның үз-үзләрен тотышы ук “менә без кем” дип әйтеп тора. Алгарак китеп булса да, әйтим: ул малайлардан рәтле кешеләр чыкмады. Берсе өйләнде дә аерылды, икенчесе эчүгә бирелде, берсе әле дә эшсез ята, ике хатында ике баласы бар. Очрашуга алар килмәгән, кызлар гына сөйләшеп алдылар.
Минем арттан егетләр күп йөри иде. Берсен дә ошатмадым. Үзебезнең авылдан Рәвис исемлесе генә күңелгә якын. Тик ул минем якка әйләнеп тә карамый, Ташлыяр кызы Резедә тирәсендә бөтерелә. Шулай инде, мин яраткан мине яратмый, мин яратмаган арттан калмый, дигәндәй. Мәктәп бетергәнче, уйларым гел Рәвистә булды. Әсгать кебекләрне күрмәдем дә. Шулай да аның белән булган бер вакыйга онытылмый.
Каникулга чыгар көннәр. Дәрестән соң, торакта ятасы килми, авылга кайтырга уйладым. Мин дә кайтам, дигән иптәш кыз нигәдер кире уйлады. Үзем генә чыгып киттем. Авыл кырындагы инешкә ташу төшкән. Инеш кенә, димәссең, нык киңәеп, ыжгырып ага. Күпергә менеп җитмәгән җитүен, ләкин чыгарга куркыта. Мин икеләнеп торганда, Әсгать килеп чыкты. Аларның өйләре шул тирәдә дип аңладым. Ул куркып торганны күреп, янга килде. Өстендә – әбиләр күфәйкесе, аягында – олы кунычлы бутый. “Әйдә, алып чыгам теге якка. Тотын миңа”, –диде ул, кулына озын торык алып. Әллә аның тәвәккәллеге ярдәм итте, кулына чытырдатып ябышып, күпергә кереп киттем. Хан заманыннан калган күпер, авышкандай, башны әйләндерә. Суга карасаң, очып төшәрсең кебек. 5-6 метр араны шулай да үтеп чыктык. Икенче якта җиргә аяк баскач, каушавымнан кулны ычкындырырга да онытканмын. Әсгать: “Мондый ташуда ник кайтасың? Бер-ике көннән кими бит ул, көтәргә иде”, – дип куйды. Әйе, көтәсең ди монда! Авылда бит Рәвис бар. Кич клубка чыгасы, читтән булса да, аны күрәсе бар. Әсгатьнең кулының җылысы бармакларымны тирләтеп бетергән. Авылга таба элдердем. Бер әйләнеп караганда, Әсгать инде инешнең икенче ягында, бакчаларына кергән бозауны куып йөри иде. Бәлки, ул минем алда куркак булып күренмәс өчен генә көдрәйгәндер? Күпер уртасында икәүләп төшеп китсәк, ни була иде? Хәзер генә аның батырлыгын уйладым. Без, җебек, дип йөрсәк тә, димәк, ул эчтән нык булган. Менә шул күзгә күренмәс ныклыгы, тәвәккәллеге аны максатына ирешергә булышкандыр да. Мәктәпне яхшы билгеләренә бетереп, Әсгать авылдан чыгып китте. Калганнар да кайсы кай якка таралышты. Бер-ике кыз шул елны ук кияүгә чыкты, малайлар армиягә китте. Китмәгәннәре институт, техникумнарга урнашты. Сирәк-мирәк күрешкәләгәндә, бер-беребезнең яңалыкларын белеп тордык. Әсгатьне генә оныттык сыман. Ә ул югалмаган. Гап-гади авыл малае күбрәк офицер балалары укый торган хәрби училищега барып кергән. Аны бетереп, хәзер ил чикләрендәге бер шәһәрдә хезмәт итә икән. Ул чәчәкләрен өләшеп чыккач, телефоныннан рәсемнәр дә күрсәтте. Хәрби киемдәге Әсгатьне күреп, сокландык та, аптырадык та.
Теге вакыт, ташудан алып чыккач, без сөйләшкәләп йөрсәк тә, шуннан арыга китмәде. Аның минем белән дуслашырга теләге барын сизсәм дә, күрмәмешкә салыштым. Клубтан соң берничә тапкыр арттан да кайткан иде. Чыгарылыш кичәсендә биергә чакырды, чыкмадым. Кайсыдыр туганыннан калган кәчтүм-чалбар киеп килгән Әсгатькә караганда, телгә оста, чибәр, шәп киенүче егетләр барында аның белән бию гарьлек сыман тоелды. Төскә-биткә дә ямьсез түгел ул үзе, йөреп китәргә дә була. Тик мин бит – ару, әти-әниле гаиләдән, ыспай киемле, чибәр кыз. Әсгать кебекләр – миңа тиң түгел.
Менә шул, минем кулларымнан йомшак кына тотып, ташудан алып чыккан күфәйкеле егет бүген каршыбызда елмаеп басып тора. Ул килеп кушылгач, читтәрәк йөргән башка егетләр дә җанланып киттеләр. Музыка куелды. Берәм-берәм биергә чакыра башладылар. Әсгать кемне алыр микән, дип, сиздерми генә күзәтәм. Ул, минем кырга килеп, кулларымнан алгач, күкрәгемнән ниндидер ят дулкын үтте. Минем мондый дулкынны ирем кочаклаганда да сизгәнем юк иде. Без парлап әйләнүчеләр арасында тирбәлә башладык.
Җәйге көн кичкә авышып килә. Әле беркем дә, кайтыйк, дими. Су буе ягыннан юкә чәчәге исе килеп, күңелләрне җилкендерә. Әсгать ят күчтәнәчләр төяп кайткан, барыбызны сыйларга җитешә. Җырлап, биеп, укыган чактагы мәзәкләрне сөйләшеп, көлешеп, хәлдән тайдык.
Мин үткән тормышымны уйлап утырам. Элек кем идем дә, бу 25 елда кем булдым инде? Ярар, укытучы, ди. Мин хыялланган укытучымы? Тузан эчеп, кирәксез документлар тутырып, төне буе дәфтәр тикшереп, план төзеп, “3”ле белән “2”лене сугыштырып ятам инде. Җәен укытучы ял итә, диләр. Миңамы соң ял? Ир китеп эшләгәч, хуҗалыкта бөтен мәшәкать минем өстә. “Мал карап чиләнәсең. Бетерегез, ник кирәк ул”, – дип әйтсәләр дә, сыер тотабыз әле. Урамда бер бездә генә бугай ул. Гаилә белән ял иткәнебез юк, кая ул чит илләр, диңгез буйлары! Бу чир чыкканчы да, парлашып беркая барганыбыз юк иде, хәзер инде бөтенләй йомылдык. Ир кайтып керми. Начар да яшәмибез. Акча бар, йортларыбыз шәп. Ләкин күңелгә нидер җитми кебек. Минем үз ишемә – югары белемле, укыган кешегә чыгасым килгән иде. Ә Илшатның мәктәптән, шоферлар курсыннан башка, белеме юк. Аның каравы, матур, озын буйлы, дулкын кара чәчле, телгә оста. Шул якларына кызыгып чыктым бугай инде. Тора-бара, аның акчадан, байлыктан башка берни дә күзенә күренмәгәне ачыкланды. Вакчыл, җитмәсә, көнчел кеше булып чыкты. Үзе юлда нишләп йөридер, ә атлаган саен, төнме ул, кичме, иртәме, миңа шалтырата, мине тикшерә.
Сыйныфташлар да кайсы кем белән парлашып беттеләр бугай. Учак ягып, бәрәңге пешерәбез, дигән сылтау белән, кайберләре бакча артындагы агачлыкка “утын эзләргә” киттеләр. Без Әсгать белән генә утырып калдык. Бөтенләй “ычкындым”, ахыры: егетнең куенына ук кергәнмен. Ул минем чәчләремне сыйпап, ничә еллар яратып йөрүен, бүгенгегә кадәр оныта алмавын сөйли. Костюм кесәсеннән минем мәктәптә төшкән рәсемемне чыгарып күрсәтә. Ул безнең классның фотографы иде дә бит. Безнең альбомнардагы күп рәсемнәр – аныкы иде.
Миңа ни булды, үзем дә аңламыйм. Әллә Әсгатькә икенче күз белән карыйммы, ул ошый башладымы? Бәлки, миндә элек тә аңа карата кызыксыну хисе булгандыр, тәкәбберлегем, мин-минлегем белән генә ул хисне яшергәнмендер. Әсгатьнең хәзерге тормышын сөйләтәсем килә. Ул, кыска гына итеп, үзенең өйләнгән булуын, ике улы барлыгын әйтә. Хатыны рус милләтеннән икән. Телефоннан фотосын күрсәтте. Дертләп киттем: әллә кайда еракта, минем сыйныфташымны ир итеп яшәп ятучы бу хатынның кайсыдыр ягы миңа охшаган иде! “Башта кайтып алмакчы да булдым. Кияүгә чыкканыңны ишеткәч, әле ике еллап йөрдем. Сине яраткан кебек, ярата алмадым мин Надяны. Аның кайсыдыр төше сине хәтерләтә. Бәлки, шуңа өйләнгәнмендер”, – диде ул, күзләремә туры карап.
Очрашудан таң атканда гына таралдык. Әсгать ял алып кайткан. “Бәлки, киткәнче күрешербез? Телефоныңны бир әле”, – дигәч, югалып калдым. Йөрәгем: “Каршы килмә, бир номерыңны”, – дип типте. Ирнең өйдә юк чагы, кызлар – әбиләрендә, каникулда. Әсгатьне үзебезгә чакырдым. Сыйныфташ бит, бергә укыган егет. Икенче көнне кичке якта ул килеп тә җитте. Олы пакет, чәчәкләр тотып, өй ишеген ачып кергән Әсгатьне үзем дә сизмәстән кочаклап алдым. Утырып, чәйләр эчтек. Бакчага чыгып, сөйләшеп утырдык. Ул, кайтам, димәде, мин кит, димәдем. Ул сихри төн безнеке генә иде.
Бу очрашу минем тормышымны икегә бүлде. Әсгатькә кадәр һәм аннан соң. Моңа тикле мин мәхәббәтнең ни икәнен белмәгәнмен дә, тоймаганмын да. Шул көе яшәгән дә булыр идем. Хәзер минем яратуга, игътибарга сусаган җанымны Әсгать җылыта, аның назлы, ярату тулы күзләре иркәли. Мин әле исән, минем хисләрем исән икән. Мине теләсә ни дисеннәр, бер кеше сүзеннән дә курыкмыйм. Әле боларны укыгач та, кайберәүләр: “Ирең, гаилә дип, кайтып керми эшли, ә син укытучы башың белән хыянәт итәсең”, – диярләр.
Әсгать китәр вакыт җитте. Без, шалтыратышып торырга сүз куешып, аерылыштык. Хушлашканда, ул: “Бу көннәр минем күптәнге хыялымны чынга ашырды. Синең исән-сау булуыңны, дөньяда барлыгыңны белеп тору да мине бәхетле итәр өчен җитәчәк. Минем хезмәтем бик җаваплы, вакыты белән куркыныч та. Дөнья хәлен алдан белеп булмый. Ни генә булса да, сине исемдә тотармын, шушы очрашуларны искә алып, юанырмын,” – диде.
Ул китте. Мин яңадан үз тормышыма, үз дөньяма әйләнеп кайттым. Балалар, мал-туар, кош-корт, бакча. Бер атнадан ир дә кайтты. “Очрашуыгыз ничек булды? Элекке егетләрең килгән идеме соң?” – дип, тагын нидер әйтмәкче иде, тыңлап тормадым. “Әйе, килгәннәр иде! Барысы да!” – дидем дә, бакча ягына чыгып киттем.
Әсгать шалтыраткалап тора. Миңа аның тавышын ерактан ишетү дә рәхәт. Үзе әйтмешли, аның дөньяда барлыгын белеп яшәү дә җитә миңа. Кайчагында, кичләрен чыгып, төнге күккә текәләм. Йолдызлар да: “Ул да синең кебек, күккә карап, сине сагына”, – диләр сыман. Шул чагында хыялый кеше кебек: “Исән генә бул, кайнар куллы күфәйкеле малай! Мин сине онытмыйм!” – дип кычкырасым килә.

 

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев