23 февральдә Ватан сакчысы көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында Күтәмәле мәктәбендә Сәламәтлек көне оештырылды.
Укучылар һәм укытучылар, командаларга бүленеп, спорт уеннарында, эстафетада катнаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Сугыш тематикасына мини-фильм карау да булды.
Шулай ук «Яшь армиячеләр» хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә яңа катнашучылар алынды. Тантаналы ант әйткәннән соң укучылар хәрәкәтнең тулы хокуклы катнашучылары булдылар.
Нет комментариев