САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корал алганчы, ныклап уйла

Бүгенге көндә күп кенә гражданнар утлы корал - ау мылтыгы яки чикләнгән күләмдә зыян сала торган, халык арасында "травматик мылтык" дип аталучы кораллар, аларны кайда алып булу хакында кызыксыналар. Әлеге сорау белән без Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегендә лицензия-рөхсәт эше белән шөгыльләнүче Фәнүзә Фәнүс кызы Яһудинага мөрәҗәгать иттек. -...

Бүгенге көндә күп кенә гражданнар утлы корал - ау мылтыгы яки чикләнгән күләмдә зыян сала торган, халык арасында "травматик мылтык" дип аталучы кораллар, аларны кайда алып булу хакында кызыксыналар. Әлеге сорау белән без Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегендә лицензия-рөхсәт эше белән шөгыльләнүче Фәнүзә Фәнүс кызы Яһудинага мөрәҗәгать иттек.
- Әйе, чыннан да, бүгенге көндә күпләр корал алу турында уйлыйлар. Бу мәсьәлә белән бигрәк тә яшьләр кызыксына. Ләкин утлы, шулай ук травматик корал алар белән эш итә белмәүчеләр кулында куркыныч уенчыкка әверелергә, азагы бик тә аянычлы булырга мөмкин.
Хәзерге көндә корал алыр алдыннан аның үзенчәлекләре турында төрле чыганаклар - интернет, газета-журналлар аша күп мәгълүмат алып була. Коралның тактик-техник характеристикасын өйрәнгәч кенә, аны үз-үзеңне саклау максатларында алыргамы-юкмы икәнлеген хәл итәргә кирәк. Сезгә чыннан да куркыныч яныймы-юкмы икәнлеге турында ныклап уйлау хәерле. Ни генә әйтсәң дә, безнең республика яшәү һәм тормыш итү өчен Россия Федерациясе территориясендә иң имин җирлекләрдән санала.
- Шулай да корал куллануның үз кагыйдәләре бардыр. Безнең илдә кемнәр корал алырга хокуклы соң?
- "Корал турында"гы Федераль законның 10 нчы маддәсе нигезендә Россия Федерациясе территориясендә түбәндәге затларның корал алырга хокуклары бар: дәүләт хәрби оешмалары; махсус устав бурычлары булган юридик затлар; корал белән тәэмин итүче юридик затлар; коллекция җыю яки күргәзмә эше белән шөгыльләнүче юридик һәм физик затлар; корал белән бәйле эшчәнлек алып баручы физкультура-спорт оешмалары һәм спорт клублары; аучылык хуҗалыгы алып баручы, боланчылык һәм атчылык белән шөгыльләнүче оешмалар; Ерак Төньяк районнарында яки аңа тиңләштерелгән җирлекләрдә геология разведкасы, табигатьне һәм табигый ресурсларны саклау белән бәйле кыр эшләре алып баручы Россия фәннәр академиясе бүлекчәләре; диңгез имезүчеләрен аулау белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай ук Төньяк диңгез юлы трассаларында суднолар йөрешен гидрографик яктан тәэмин итүче махсус предприятиеләр; мәгариф учреждениеләре; Россия Федерациясе һәм чит ил гражданнары. Саклану максатларында шома озын көпшәле утлы, чикләнгән күләмдә зарарларга сәләтле хәрби булмаган утлы, спорт, аучылык, сигнал бирү өчен кулланыла торган, шулай ук Россия Федерациясе халыклары яки казак костюмнарының бер элементы буларак кулланыла торган кисүче салкын коралны 18 яше тулган РФ гражданнары да алырга хокуклы. Ләкин моның өчен иң элек яшәү урыны буенча эчке эшләр бүлегеннән лицензия алырга кирәк.
- Ә кемнәр утлы корал алу хокукына ия түгелләр?
- Балигъ булмаганнарның мондый хокукы юк. Аннан соң утлы корал алырга теләүчеләрнең күрү сәләте яхшы булу, психик авырулар, алкоголизм, наркомания белән авырмаулары һәм учетта тормаулары шарт. Аңлы рәвештә җинаять ясап, хөкем срогы тәмамланмаса, җәза үтәү урыннарында җәза срогы үтсәләр, бер ел эчендә кабат административ хокук бозу юлына басса яки наркотик, психотроп яисә аларны алыштыручы матдәләр тармагында административ хокукны бозсалар, мондый затлар корал алырга хокуклы түгелләр. Даими яшәү урыны булмаган , суд тарафыннан корал алу хокукыннан мәхрүм ителгән затлар да корал ала алмыйлар. Корал алу өчен, эчке эшләр бүлегенә тиешле хәзерлек үтү турында белешмә һәм Федераль законда күрсәтелгән документларны тапшыру да кирәк.
- Корал алырга теләүчеләр иң элек кая мөрәҗәгать итәргә тиешләр?
- Ау коралы сатып алырга лицензия алырга теләүчеләр иң элек яшәү урыны буенча эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Мөрәҗәгать итүче ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы базалары буенча тикшерелә. Теләсә нинди оператив мәгълүмат яки хөкемгә тартылу очрагы булу корал алырга рөхсәт бирмәү өчен нигез булып тора. Соңыннан лицензия алырга теләүчеләр корал белән эш итәргә өйрәнү өчен Казан шәһәренә Уку-укыту үзәгенә җибәреләләр һәм таныклык алалар. Чикләнгән күләмдә зарарларга сәләтле корал алырга теләүчеләр дә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәләр, тикшерүләр һәм аңлатулардан соң ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Лицензия-рөхсәт эше үзәгенә җибәреләләр. Полиция начальнигы урынбасары белән әңгәмә үткәннән соң, аңа лицензия бирелә, һәм ул коралын 10 көн эчендә яшәү урыны буенча теркәтергә тиеш була.
- Белгәнебезчә, утлы коралны саклау һәм куллануга карата булган таләпләр дә шактый катгый.
- Утлы корал төп яшәү урынында металл шкаф яки сейфта сакланырга, ул сейф стенага яки идәнгә беркетелгән булырга тиеш. Сейфның ачкычы хуҗада саклана. Коралны башка кешегә бирергә ярамый, һәм аның өчен хуҗа үзе генә җаваплы. Юлга алганда, ул сүтелгән хәлдә чехолда булырга тиеш. Патроннар да сейфта ячейкада саклана. Коралны бик кирәк очракта, тормышыңа куркыныч янаганда, башка чара калмаганда гына, куллану рөхсәт ителә. Аны кулланган өчен закон нигезендә зур җаваплылык каралган. Аның документлары да тәртиптә, срогы чыкмаган булырга тиеш.
- Коралларын тапшыручылар да бармы?
- Без даими рәвештә халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Узган ел халык тарафыннан ирекле рәвештә 12 ау мылтыгы, 1 көпшәсе киселгән ау мылтыгы, 16 газ коралы, 24 ау мылтыгы патроны, 25 сырлы көпшәле корал патроны, 1 Ф-1 гранатасы корпусы һәм бер өйрәнү гранатасы тапшырылды. Барлык очраклар буенча да комиссия бәяләмәсе чыгарылды һәм акчалата бүләк түләү өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде. Корал әйләнеше өлкәсендә законлылыкны ныгыту эше быел да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев