САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Команданың биек үрләре

Январь азагында Менделеевскида яшь хоккейчылар (2002-2003 елгылар) арасында «Алтын алка» клубы призына Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Ярышларда район данын Җәлил бистәсенең спорт мәктәбе укучылары яклады. Безнең зонада Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга шәһәрләре һәм Тукай, Минзәлә, Сарман районнары командалары көч сынашты. Берничә көн дәвамында барган кискен...

Январь азагында Менделеевскида яшь хоккейчылар (2002-2003 елгылар) арасында «Алтын алка» клубы призына Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Ярышларда район данын Җәлил бистәсенең спорт мәктәбе укучылары яклады.
Безнең зонада Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга шәһәрләре һәм Тукай, Минзәлә, Сарман районнары командалары көч сынашты. Берничә көн дәвамында барган кискен ярышларда безнең «Юность» командасы уенчылары көчлерәк булуларын күрсәттеләр һәм финалга чыктылар.
Финал уеннары февраль башында Зәй шәһәрендә булды. Биредә безнекеләрнең көндәшләре үз зоналарында 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган командалар иде. Шунысы куанычлы, «Юность», үз төркемендә Норлат, Алабуга, Саба һәм Актаныш районы командалары белән очрашып, бер генә уенда да оттырмады. Бу инде, безгә уңыш елмайган дигән сүз генә түгел, ә тренерларның, бөтен команданың өзлексез эшләве нәтиҗәсе. «Барлык командалар да көчле иде, - ди тренер А.Розмачев. - Җиңүләр безгә җиңел генә бирелмәде».
Иң соңгы хәлиткеч этапта команда Яшел Үзәннән килгән, безгә бөтенләй таныш булмаган команда белән очрашты. Исәпне дә әлеге команда ачты. Төп вакыт тәмамлануга командалар 3:3 исәбе белән килделәр. Безнекеләрдән Нияз Диниев - бер алка, аның һәм Марат Баһаветдинов ярдәме белән Тимур Закиров ике алка керттеләр. Овертаймда да җиңү алкасы - Тимур исәбендә.
Хоккейчыларыбыз матур, оста, бердәм уен күрсәттеләр. Дүрт көн буе барган бәйгедә Тимур Закиров иң яхшы уенчы дип табылды, ә Райнур Мөхәммәдиянов иң яхшы капкачы исемен алды. Шулай итеп, «Юность» командасы үз тарихында икенче тапкыр «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабында җиңү яулады (беренчесе 2004 нче елда иде). 7 нче марттан 14енә кадәр безнең уенчылар Башкортстанның Салават шәһәрендә, инде бистә һәм район данын гына түгел, республика данын яклаячаклар. Аларга, шулай ук 2000-2001нче елгы үсмерләр арасында узучы бәйгенең республика этабында (Азнакайда уза) катнашучы спортчыларыбызга да уңышлар телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X