САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колорадо коңгызына каршы чаралар исемлеге

Бәрәңге бакчасында колорадо коңгызыннан котылу өчен берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты, дип яза «Интертат».

Безнең яклар өчен бик туры килеп бетмәсә дә, кызыклы ысул – әстерхан чикләвеге төнәтмәсе: 1 кг әстерхан чикләвеге яфрагына яки яшел чикләвекләргә 10 литр кайнар су салып, 5-7 көн төнәтәләр. Аннары сөзеп, бәрәңгегә сибәләр. 300 г әстерхан чикләвеге кабыгы яки коры яфракларын 10 литр кайнар суда 7 көн төнәтеп тә сибәләр. 

Ак сәрви агачы төнәтмәсен безнең якта да ясап була. 1 кг коры һәм вакланган сәрви агачы кабагына 10 литр су салып, 3 көн төнәтәләр. Аннары сөзеп, бәрәңгегә сибәләр.

Тирәк агачы яфраклары төнәтмәсе дә колорадо коңгызына каршы ярдәм итә. Ярты чиләк яфракка су салып, кайнатып чыгаралар, 15 минут көчле утта кайнаталар. Аннары су өстәп, 10 литрга кадәр җиткерәләр, 1 тәүлек төнәтәләр.

Дегет – 100 мл каен детеген 10 литр суда эретеп, бер атна эчендә өч тапкыр бәрәңгегә сибәргә кирәк.

Көнбагыш төнәтмәсе дә ясап була. Ярты кг көнбагыш чәчкләренә 10 литр су салып, 3 көн төнәтәләр.

Канлы үлән төнәтмәсе – 1,5 кг чи канлы үләнне чиләккә салып, кайнар су тутырырга һәм 3 көн төнәтергә. Аннан 1,5 процентлы хлористый кальцийны 1 литр өстәргә. 

Чыганак: «Интертат».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев