Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Кояшкай» балалары Язны каршыладылар

Нәүрүз – төрки халыкларның яңа ел бәйрәме. Кешеләр бу бәйрәмне, кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр.

Балаларны халкыбызның горефгадәтләре белән таныштыру максатыннан, бакчабызның зурлар төркемендә «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә тапкырлыкта, җитезлектә «көч сынашты». Балалар яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар, халык уеннарын яратып уйнадылар.

Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев