Алинә Сафиуллина күңелсез хәбәр хакында Инстаграм битендә хәбәр итте.
«Китте әбиебез… Бабай янына, Рөстәм абый янына…
«Озыыын гумерләр (үзе шулай әйтә иде бу сүзне) биргән миңа Аллаһы Тәгалә, кызым», — дип әйтеп, кет-кет көлеп тә куя иде ахырдан. Әҗәлне алдаган Әлмәндәр сыман. Озак итеп сөйләп утырырга ярата иде. «Мин бабаеңа 4 ат җигеп төшсәң генә чыгам», — дип әйттем. Кияүгә алганда бабаең шуңа күрә кыңгыраулар тагып, 4 ат җигеп төште», — дип сөйли иде ул.
Кечкенәдән ашый башлауга бисмилләһ әйттерә иде, шул арада тәртипсезләнсәң, җилкәдә утыручы, бөтенесен дә язып баручы фәрештәләр турында сөйләп куя иде. Бөтен белгән догам — әби өйрәткән догалар… Яңалары ничектер истә калмый. Төшкән саен, өйрәткән догаларын сөйләтеп имтихан ала иде. Студент булып, авылга кунакка кайтач: «Догаларыңны онытмадыңмы икән, кил әле, сөйләп күрсәт әле», — ди әбием, тагын имтихан тапшыра идем. Ничәмә-ничә тапкыр, сабый баланың күңеленә кергәнче кабатланган догалар бит ул. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын», — дип язган җырчы.
Инстачылар җырчының кайгысын уртаклашканнар: «Урыны җәннәттә булсын», «Тирән кайгыңны уртаклашам, дустым», «Китми калып булмый шул… Калганнарга сабырлык», «Бик яхшы, чиста күңелле әби иде. Урыны оҗмахта булсын».
Нет комментариев