САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китап сатып алсаң...

«Бүләккә бирергә дип, кыйммәтле китап сатып алдым. Тик булачак бүләк иясенең андый китабы инде барлыгын белдем. Китапны кибеткә кире тапшырып буламы? Ләйсән». - Юк. РФ Хөкүмәтенең 55 нче санлы карары (19.01.1998) белән расланган «Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре» нигезендә, периодик булмаган басмалар: китаплар, брошюралар, альбомнар, картография һәм нота басмалары, календарь,...

«Бүләккә бирергә дип, кыйммәтле китап сатып алдым. Тик булачак бүләк иясенең андый китабы инде барлыгын белдем. Китапны кибеткә кире тапшырып буламы?
Ләйсән».
- Юк. РФ Хөкүмәтенең 55 нче санлы карары (19.01.1998) белән расланган «Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре» нигезендә, периодик булмаган басмалар: китаплар, брошюралар, альбомнар, картография һәм нота басмалары, календарь, буклетлар кире кайтарып яки башка размердагы, формадагы, габарит, фасон һәм төстәге шундый ук товарга алмаштырып булмый торган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керәләр.
"Дәреслек сатып алган идем. Өйдә анда полиграфик җитешсезлеккә тап булдым. Кибеткә кире баргач, сатучы аны алмаштырып бирүдән баш тартты. Ул хаклымы?
Наил".
- Бу очракта сатучы хаклы түгел. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законның 18 нче маддәсе нигезендә, сатып алучы товарда җитешсезлекләр ачыклаган очракта һәм сатучы аны бу турыда кисәтмәгән булса, ул товарны шундый ук маркадагы икенче товарга алмаштыра ала. Ул шулай ук аны, бәясен кире исәпләтеп, икенче марка шундый товарга алмаштырырга, товарның бәясен төшерттерергә, җитешсезлеген бетерттерергә яки аны бетерүгә тотылган акчаларны кайтарып бирүне сорарга, сату-алу килешүеннән баш тартып, акчаларын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Соңгы очракта ул товарны кире китерергә тиеш (сатучы хисабына).
Моннан тыш, "Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре" нигезендә, периодик басма булмаган товарлар сатуга чыгарылыр алдыннан полиграфик җитешсезлек булу-булмауга тикшерелергә тиешләр. Сатып алучыга аларның сыйфатын тикшерү мөмкинлеге тудыру да зарур.
"Сатып алган китапта җитешсезлек таптым. Сатучы, чек булмауны сәбәп итеп (аны югалтканмын), китапны кире алудан баш тарта. Мин аны кире тапшыра алмыйммы?
Рузилә".
- Тапшыра аласыз. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законның 18нче маддәсе нигезендә, касса яисә товар чегы яки товарны сатып алганлык турында башка төр документның булмавы сатып алучының таләпләрен үтәмәүгә нигез була алмый.
Сорауларга дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге начальнигы И.Тимриев җавап бирде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X